Иртәгә Түбән Кама халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә вакантлы эш урыннары ярминкәсе узачак.
Шулай итеп, пенсия яшенә җитәчәк гражданнарга түбәндәге вакансияләр тәкъдим ителәчәк: логопед, санитарка, балта остасы, тәрбияче, төнге тәрбияче, педагог-психолог, пешекче, урам себерүче, физика укытучысы (мөгаллим), кече тәрбияче һ.б.
Чара сәгать 10:00да Түбән Кама ш., Бызова ур., 20а адресы буенча узачак.