Зәйдә "Гаилә һөнәре агачы" конкурсы старт алачак

2017 елның 4 апреле, сишәмбе

"PROFF-навигатор" проекты кысаларында Зәй халыкны эш белән тәэмин итү үзәге 4-6 сыйныф укучылары өчен "Гаилә һөнәре агачы" дип исемләнгән конкурсны үткәрү турында нигезләмә эшләде.

Конкурсның төп бурычы булып укучыларның иҗади сәләтен үстерү тора.

Конкурс түбәндәге 4 номинациядә үткәреләчәк: поделка, рәсем, шигырь, презентация. Конкурс нәтиҗәләре буенча балалар мактау грамоталары, истәлекле сувенирлар белән бүләкләнәчәк һәм "Kidspase" балалар һөнәр шәһәренә бара алачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International