Министрлык карамагындагы учрежденияләрдә Бөтендөнья аутизм проблемасы буенча мәгълүмат тарату көненә багышланган чаралар узды

2017 елның 3 апреле, дүшәмбе

Бөтендөнья аутизм проблемасы буенча мәгълүмат  тарату көненә  багышлап  Арча “Мәрхәмәтлек үзәге”нең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге социаль педагогы “Аутистлар безнең арада” исемле акция үткәрде.

Акция кысаларында Роза Хисамова “Мин – аутист” исемле буклетлар өләште һәм мондый “махсус” балалар тәрбияләнүче гаиләләргә кулдан килгәнчә ярдәм итү кирәклеге турында кыскача сөйләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International