Шушы көннәрдә "Балкыш" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты карамагындагы балалар Түбән Кама халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә булдылар.
Чара барышында балалар халыкны эш белән тәэмин итү хезмәте белгечләре ни белән шөгыльләнә, нинди дәүләт хезмәтләре алырга мөмкинлеге турында белде.
Приютта тәрбияләнүчеләр вакансияләр исемлеге белән танышты, шулар арасында пешекче, химия анализы лаборанты, , автомобиль йөртүче кебек һөнәрләр дә бар иде.