Экологик культура формалаштыру максатыннан Бөгелмә "Яңарыш" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тирә-юньгә мәхәббәт һәм кайгырту тәрбияләү буенча социаль-әһәмиятле чаралар уза.
Әйтик, Халыкара кошлар көненә багышланган әдәби-экологик бәйрәмендә балалар викторина сорауларына җавап бирде, кошларны тавышы буенча аерырга өйрәнде.
Логопед Альбина Латифуллина сүзләренчә, чара ял паркында дәвам итте.