Социаль өлкә хезмәткәрләре тәҗрибәсе белән уртаклашты

2017 елның 31 марты, җомга

“Татарстан Республикасында 2016-2017 елларга социаль ярдәм күрсәтүгә мохтаҗ булган балалы гаиләләргә социаль ярдәм күрсәтү буенча нәтиҗәле практикалар комплексын үстерү”не гамәлгә ашыру кысаларында Биектау "Өмет" " халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә зональ супервизия узды.

Чарада Татарстанның 8 районнарыннан социаль ярдәм күрсәтү хезмәте кураторлары, Республика социаль хезмәт күрсәтү өлкәсендә мәгълүмати-методик үзәге белгечләре һәм Казан шәһәре халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәрләре катнашты.

Очрашу барышында индивидуаль консультацияләр үткәрү, документлар алып бару һәм эшкә анализ ясау буенча фикер алыштылар. Белгечләр үз тәҗрибәсе белән уртаклашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International