ТР Дәүләт советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова Алабуга интернат-йортында "Безнең кадерле ветеран" проектын тормышка ашыруы белән танышты

2017 елның 31 марты, җомга

Кичә Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова булды. Кунак учреждениедә "Безнең кадерле ветеран" социаль-гуманитар проектын гамәлгә ашыруның икенче этабы белән танышты.

Алабуга районының социаль мәсьәләләр буенча башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Людмила Рыбакова, социаль яклау бүлеге башлыгы Светлана Прохорова, интернат-йорт директоры Елена Голованова белән Татьяна Ларионова тренажер залы, массаж кабинеты, дәвалау физик культурасы залы, компьютер кабинетында булды.

Социаль белгеч Александр Окунев сүзләренчә, учреждениедә сизелерлек үзгәрешләр кертелде. Биредә яңа технологияләр кертелде, интернат-йортта яшәүчеләр һәм хезмәткәрләр белән эш формалары киңәйтелгән.

Шулай итеп, беренче һәм икенче катларда , милли почмак барлыкка килде, барлык тәрәзәләр һәм балконнарның рамнары алыштырылган, күтәрү механизмы сатып алынган.

Визит ахырында Татьяна Ларионова башкарылган эшләр өчен хезмәткәрләргә рәхмәтен белдерде, алга таба яңа юнәлешләр һәм уңышларга ирешергә теләп калды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International