“Наз” үзәгендә хәйрия концерты узды

2017 елның 24 марты, җомга

2017 нчы елның 22 мартында “Наз” тернәкләндерү бүлекчәсендә Балтач муниципаль  районының Кече Лызи мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм үзэшчәннәре  хәйрия концерты  күрсәтте.

Әлеге концерт авыл мәдәният йорты җитәкчесе һәм Кече Лызи урта белем бирү мәктәбенең педагог оештыручысы Петрова Галина Денис кызы җитәкләгән узды. Концерт программасы җыр-биюләр, шаян-такмаклар белән аралашып барды. Баянист Калимуллин Ринат һәм гитарист Волков Александр моңлы көйләр башкарды. Тернәкләнүчеләр әлеге талантларның оста башкарган номерлары белән рухланып, шатланып утырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International