Бүген Аксубай районында машина йөртү таныклыгы булган эшсез гражданнарны бушлай укыту башланды.
Укытулар Аксубай халыкны эш белән тәэмин итү үзәге һәм "РОСТО (ДОСААФ)" иҗтимагый-дәүләт берләшмәсе белән берлектә оештырылды.
Шунысын да әйтергә кирәк, белем бирү программасын уңышлы гына узган гражданнар машина йөртүче һөнәре таныклыгы алачак һәм бөтен Россия буенча эш урыннары белән тәэмин ителәчәк.