Питрәч халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең мобиль офисы 3нче пановский төзәтү колониясендә күчмә чара оештырды.
Үзәк белгечләренә 9 кеше мөрәҗәгать итте. Аларга эшкә урнаштыру һәм һөнәри укыту буенча дәүләт хезмәте күрсәтү турында гариза-анкеталар тутырырга тәкъдим ителде.
Тоткыннарга эш белән тәэмин итү үзәге аша эшкә урнаштыру тәртибе турында мәгълүмат җиткерелде.