Язгы каникуллар вакытында КФУның Алабуга институты Экологик ирекле студентлар җәмгыяте әгъзалары "Яңа йорт" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты карамагындагылар өчен экскурсия оештырды
Чара уку аудиториясендә башланды, биредә хайваннар дөньясы турында фильмнар күрсәтелде. Фильм караганнан соң, студентлар приют карамагындагыларны Зоология музеенда экспозицияләр белән таныштырды.
Экскурсия ахырында "Яңа Йорт" приюты социаль педагогы Татьяна Гурьева оештыручыларга рәхмәт сүзләре җиткерде.