Түбән Кама "Балкыш" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында "Алтын Юл" программасы кысаларында чираттагы дәресләр узды.
Тәрбиячеләр билгеләп үткәнчә, мондый дәресләр тәрбияләнүчеләрнең яшь группаларын үз эченә алган. Мәсәлән, мәктәпкәчә төркемендә "Без – төзүчеләр" сюжетлы-рольле уеннар үткәрелгән, урта төркем кызлары "Тегүче куян" әкиятен сәхнәләштерде.
Чаралар ахырында, барлык тәрбияләнүчеләр "Үз эшенең остасы" дип исемләнгән видео-ролик карады.