Кичә Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортына Татарстан Республикасы Президенты Аппаратының территорияләр белән эшләү буенча идарәсенең баш киңәшчесе Ришат Зиннәтуллин эшлекле сәфәр кылды.
Социаль яклау бүлеге башлыгы Светлана Прохорова һәм интернат-йорт директоры урынбасары Фәүзия Зайцева өлкән яшьтәге кешеләр ничек яши, алар нәрсә белән шөгыльләнә, тулаем алганда учреждение ничек оештырылганы турында сөйләде.
Ришат Зиннәтуллин трудотерапия кабинетлары, компьютер классы, дәвалау физик культурасы залы, тренажер залын һәм китапханәсен карады.