Халыкара Даун синдромы белән авырган кешеләр көне уңаеннан Баулы "Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль педагог Агафья Хәертдинова һәм психолог Вероника Шәрифуллина мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен чара оештырды.
Чара, 8 балигъ булмаган бала катнашында, Даун синдромы белән авырган балаларга уңай караш формалаштыруга юнәлтелгән иде.
Эш барышында "Арт-терапия", "Кинотерапия" технологияләре, шулай ук "Мандала" методы кулланылды.