"Сәламәтлек әлифбасы" дәресләр курсы кысаларында Түбән Кама "Веста" гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең социаль эш буенча белгече Инна Гатина балаларны кышкы-язгы вакытта бозда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре белән таныштырды.
Дәрес 10 балигъ булмаган бала өчен үткәрелде.
Иминлек турында мәгълүмат балаларга уен формасында җиткерелде. Дәрес ахырында балаларга белешмәлекләр өләшенде.