Яр Чаллы "Асылташ" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр "КАМАЗ-Мастер" техник үзәгендә булдылар. Әлеге чара “Бергә булдырачакбыз” проектын тормышка ашыру кысаларында һәм балигъ булмаганнарга патриотик тәрбия бирү максатыннан оештырылды.
Экскурсия Дан Залы белән башланып ките. Балаларга команда составы, бөтенроссия һәм халыкара ярышларда экипажның уңышлары турында сөйләделәр.