“Бергә булдырачакбыз” проектын гамәлгә ашыру кысаларында Яр Чаллы "Асылташ" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр өчен ательега экскурсия оештырылды.
Балалар тегү цехы хезмәткәрләренең эше белән танышты, хезмәт процессы этапларын күзәтте.
"Шунысы сөенечле, балалар бик канәгать калды. Ышанасы килә, экскурсия вакытында алынган белемнәр балаларга һөнәр сайлаганда кирәк булыр”, – дип билгеләде приют педагоглары.