"Веста" үзәге белгече психологик чара уздырды

2017 елның 27 марты, дүшәмбе

"Гаиләдә һәм мәктәптә көч куллану" дәресләр курсын тормышка ашыру кысаларында Түбән Кама "Веста" гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәге психологы Наталья Емельянова тарафыннан Кама Аланы бистәсендә психологик дәрес узды.

Чарада катнашучылар арасында социаль ярдәм алучы 12 бала булды. Чараның максаты булып мөнәсәбәтләрне җайга салу торды.

Дәрес барышында балалар гыйбрәтле хикәя белән таныштылар. Ахырда катнашучыларга буклетлар өләшенде.

                     

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International