"Веста" үзәгендә чираттагы төркемле дәрес узды

2017 елның 27 марты, дүшәмбе

"Сәламәт стиль" программасын тормышка ашыру кысаларында Түбән Кама "Веста" гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәге социаль педагогы Лилия Курбатова "Төп ихтыяҗ" дип исемләнгән төркемле дәрес үткәрде.  

Чараның максаты булып яшүсмерләргә үзләренең һәм башкаларның ихтыяҗларын аңларга ярдәм итү торды.

Дәрестә укучыларга "Бәхетле кеше күлмәге" тарихы укылды, аннары катнашучылар "Нәрсә ул бәхет?" дигән темага фикер алышты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International