"Гражданин булырга бурычлы" курсы кысаларында Түбән Кама "Веста" гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең социаль педагогы Ольга Тугашова "Минем илем – Россия" дип исемләнгән интерактив дәрес үткәрде.
Чараның максаты булып дөрес гражданлык позициясе формалаштыру, балигъ булмаганнарның төп хокуклары белән таныштыру, ил турында белемне арттыру торды.
Дәрес башында балалар белән дәүләт символлары – флаг, герб һәм гимн турында әңгәмә үткәрелде. Шуннан соң балаларга бала хокуклары турындагы Конвенциянең төп статьяларын карап чыгарга тәкъдим ителде.