Минзәлә комплекслы үзәгендә "Әхлак һәм игелек дәресләре" узды

2017 елның 27 марты, дүшәмбе

Шушы көннәрдә Минзәлә халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә "Әхлак һәм игелек дәресләре" узды.

Чараның максаты булып гаилә бәхетен һәм традицион гаилә кыйммәтләрен пропагандалау торды.

Балалар әти-әниләре белән берлектә Никольский кафедраль соборда булдылар. Биредә аларны иерей Роман Храмутичев каршы алды. Әңгәмә барышында җәмгыять тормышында никах мәгънәсе, озак елларга ничек мәхәббәтне саклау турында фикер алышынды.

Шулай ук, балалар һәм әти-әниләр соборның тышкы һәм эчке төзелеше, үз-үзеңне тоту кагыйдәләре белән танышты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International