Арча тернәкләндерү үзәгендә спорт чарасы узды

2017 елның 27 марты, дүшәмбе

Арча “Өмет чаткысы” балаларны тернәкләндерү  үзәгендә Бөтендөнья сәламәтлек көне кысаларында, “Безнең сәламәтлек – безнең кулларда”  исемле спорт чарасы үткәрелде.

Яз балаларны урамга дәште, аларга күңел күтәренкелеге остәдә. Иң элек балалар тәрбияче апалары белән бергә иртәнге күңелле күнегүләр ясадылар. Аннары  алар өчен төрле хәрәкәтле уеннар оештырылды. Кыршаулар, туп, таяклар белән “Кем җитезрәк”, “Куңелле эстафета” кебек уеннарда балалар бик теләп катнашты.

Бу спорт чарасы бик күңелле узды,һәркем кәнагать калды.

“Мондый спорт бәйрәмнәре үзәккә йорүче баларда спортка кызыксыну уятуда, сәламәт яшәү рәвеше алып баруда,  бердәмлек, ярдәмчеллек, дуслык кебек сыйфатлар тәрбияләү чарасы булып тора”, –  ди үзәк тәрбиячеләре.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International