Агымдагы елның март аенда Биектау "Өмет" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә гадәттән тыш хәлләр булганда эш итү тәртибенә укыту һәм әзерләү узды.
Өйрәнүләрнең төп бурычы булып учреждение хезмәткәрләренең әзерлеген тәэмин итү, табигый һәм техноген характердагы гадәттән тыш хәлләр булганда үз-үзеңне тоту кагыйдәләренә өйрәтү торды.
Өйрәнүләр барышында шулай ук ашыгыч эвакуацияләү уздырылды. Янгын сүндерү – коткару гарнизоны начальнигы Азат Кәлимуллин янгын сүндергеч белән ничек файдалануны күрсәтте.