Хокук саклау органы вәкиле "Яңа йорт" приютында мәгълүмат сәгате үткәрде

2017 елның 27 марты, дүшәмбе

Алабуга "Яңа йорт" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында Алабуга районы буенча наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту буенча бүлегенең милиция органнарының оператив работнигы Татьяна Казанцева мәгълүмат сәгате үткәрде.

Очрашу барышында балалар наркотик куллану һәм тарату кеше сәламәтлегенә зыян китерү турында фикер алышты. Әңгәмә диалог-фикер алышу рәвешендә узды.

Чара ахырында кунак үз һөнәре турында сөйләде, бу белгечлек буенча кайда белем алырга булуы турында хәбәр итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International