Балигъ булмаганнар арасында суицидны кисәтү буенча программасын тормышка ашыру кысаларында Тукай “Шәфкать” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге психологы Ләйсән Насыйрова Мусабай-Завод авылының "Кояшкай" балалар бакчасында ата-аналар җыелышы уздырды. Җыелышта 16 ата-аналар һәм 4 тәрбияче катнашты.
Чыгыш барышында психолог мәктәпкәчә яшьтәге балалар арасында психик дезадаптацияне профилактикалу, интернет-бәйлелекне кисәтү турында сөйләде.
Очрашуда катнашучылар түбәндәге темалар буенча фикер алышты: "Гаиләдә ничек гармонияле мөнәсәбәт тәрбияләргә”, “Ата-ана ярдәме формасы”, “Авыр тормыш хәлендә калган мәктәпкәчә балага ничек ярдәм итәргә”.