Кадет мәктәбе укучылары "Ышаныч" үзәгендә юл куркынычсызлыгы буенча дәрес үткәрде

2017 елның 27 марты, дүшәмбе

“Буыннан буынга” Гомумроссия конкурсы кысаларында Яр Чаллы "Ышаныч" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлегендә кадетлар мәктәбенең 2в сыйныф укучысы Айсылу Исмәгыйлева һәм аның сыйныф җитәкчесе Закирова Назия Рәшит кызы белән очрашу узды.

Укучы юлда йөрү кагыйдәләрен үтәргә кирәклеге турында сөйләде. Юлда бәхетсезлек очракларын профилактикалау максатыннан социаль хезмәткәр буклетлар-белешмәлек таратты.

Очрашу барышында кунаклар кызыксындырган сорауларга җавап бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International