Шушы көннәрдә Бөгелмә "Яңарыш" тернәкләндерү үзәгендә Даун синдромы белән авырган бала тәрбияләүче ата-аналар өчен 7-нче зона форумы узды.
Очрашуга килгән барлык гаиләләр осталык дәресләре алды. Мәсәлән, "сәламәтлек станциясендә" ата-аналар массаж элементлары турында белде, "әкият" станциясендә музыка инструментлары ярдәмендә әкиятләр сөйләде.
Чара ахырында «Шали мар» иҗат төркеме ансамбле көнчыгыш стилендә бию белән чыгыш ясады.