Мәскәү районы эш белән тәэмин итү үзәгендә предприятиеләрнең кадрлар хезмәте вәкилләре белән очрашу үткәрелде

2017 елның 27 марты, дүшәмбе

Шушы көннәрдә Казан шәһәре Мәскәү районы эш белән тәэмин итү үзәгендә 12 предприятиенең кадрлар хезмәте вәкилләре белән очрашу узды. Чара кадрлар менеджменты ассоциациясе белән берлектә оештырылды.

Кадрлар менеджменты ассоциациясе вәкилләре хәзерге шартларда персонал сайлау һәм өйрәтү, оешмаларда профессиональ стандартлар кертү турында сөйләделәр. Очрашуда катнашучылар кызыксындырган сорауларына җаваплар алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International