"Асылташ" приюты карамагындагылар һөнәри юнәлеш бирүче эскурсиядә булды

2017 елның 27 марты, дүшәмбе

"Бергә булдырачакбыз” проектын гамәлгә ашыру кысаларында Яр Чаллы “Асылташ” балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр өчен “Чаллы-Икмәге” АҖнә экскурсия оештырылды.

Сыйфат буенча инженер Гүзәл Зарипова предприятие цехлары буенча экскурсия үткәрде.

Экскурсия барышында балалар икмәк һәм икмәк-күмәчләрнең ничек пешүен күзәтте. Шулай ук, балалар пешекче, кондитерның нинди белемнәре булырга тиешлеге турында белде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International