Шушы көннәрдә Түбән Кама "Веста" гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәге социаль педагогы Ольга Тугашова 19 бала һәм ата-аналар өчен шәһәр музеена экскурсия оештырды.
Чараның максаты булып балалар һәм яшүсмерләрне туган шәһәр тарихы белән таныштыру торды.
"Экскурсовод туган як тарихы буенча мавыктыргыч сәяхәт үткәрде. Чара барышында балалар шәхәр халыкларның йолалары һәм традицияләре белән таншыты, Түбән Кама үсешенә зур өлеш керткән кешеләр турында белде", – дип билгеләп үтте Ольга Тугашова.