2017 елның 14-22 март көннәрендә "Веста" гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгечләре Түбән Кама районы буенча янгын күзәтчелек эшчәнлеге инспекторы белән берлектә гаиләләргә ведомствоара рейдлар үткәрде.
Күчмә чаралар Түбән Кама районы территориясендә гадәттән тыш хәлләр һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча комиссия карары нигезендә оештырылды.
Чаралар барышында балалар һәм әти-әниләр белән көнкүрештә һәм гомуми файдалану урыннарында янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен саклау турында аңлатулар узды.
Барлыгы 99 гаилә тикшерелде, аларда барлыгы 190 бала яши.