2017 елның 24нче мартында Балтач “Наз” үзәгенең социаль- тернәкләндерү бүлекчәсендә янгын вакытында үз-үзеңне тоту буенча тактик өйрәнүләр уздырылды.
Өйрәнүләр башлану алдыннан яныгн куркынычсызлыгы өчен җаваплы хезмәткәр тернәкләнү узучылар, эшләүче хезмәткәрләр белән инструктаж үткәрде Һәм янгын вакытында үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искәртеп үтте.
Чара барышында янгын сүндерү командасының объектка килеп җитү, эвакуациянең төгәл вакыты исәпкә алынды. Шулай ук бүлекчә хезмәткәрләренең янгын турында дөрес итеп хәбәр итүе, беренчел янгын сүндерү җайланмаларын дөрес куллану күнекмәләре, янгында зыян күрүчегә беренче медицина ярдәме күрсәтү алымнары тикшерелде.
Чарадан соң Эдуард Николаевич язгы ташу вакытында саклык чаралары турында сөйләде.