“Бергә булдырачакбыз” проектын тормышка ашыру кысаларында Алабуга "Яңа йорт" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты карамагындагылар социаль педагог Татьяна Гурьева белән бергә "Новая Кама" һәм "Алабуга нуры" редакциясендә булды.
Баш мөхәррир урынбасары Олеся Смирнова балалар өчен экскурсия үткәрде, коллектив белән таныштырды, газеталарның ничек әзерләнүен күрсәтте.
Балалар "Алабуга нуры" журналистлар белән татар телендә аралашты, кызыксындырган сорауларын бирде.