"Гаилә учагы" клубы эшчәнлеге кысаларында Кама Тамагы "Богородский рай" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре балалар һәм ата-аналар өчен чара үткәрде.
Шулай итеп, социаль педагог Алия Айсина ватанпәрвәрлек тәрбиясе бирү максатыннан балалар арасында рәсемнәр конкурсы үткәрде.
Шул ук вакытта психолог Маргарита Матвеева ата-аналар өчен психологик тренинг оештырды. Очрашуның максаты булып психологик-педагогик мәдәниятне арттыру торды.
Чара башында ата-аналар белән "Танышу" дип исемләнгән төркемле дәрес уздырылды. Дәрес ахырында ата-аналарга белешмәлекләр таратылды.