Мамадыш эш белән тәэмин итү үзәгендә эшсез гражданнарның социаль адаптациясе буенча дәресләр узды

2017 елның 24 марты, җомга

23-24 март көнне Мамадыш халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә Казан шәһәре "Бинк" клубы белгече Ирина Халяпина эшсез гражданнарның социаль адаптациясе буенча дәресләр үткәрде.

Чарада катнашучылар актив, мөстәкыйль эш эзләү, резюме төзү, эш бирүчеләр белән эшлекле әңгәмә үткәрү буенча күнекмәләр алды.

Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре сүзләренчә, мондый дәресләр эшсез гражданнарда актив тормыш позициясе формалаштыруда ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International