"Ышаныч" үзәге командасы профсоюз агитбригада конкурсында катнашты

2017 елның 24 марты, җомга

Шушы көннәрдә Яр Чаллы "Ышаныч" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге командасы VI Республика профсоюз агитбригада конкурсында катнашты. Әлеге чара 18 март көнне "Ливадия" Санаториясенең профсоюзлар дәвалау-профилактика учреждениесенең концерт залы сәхнәсендә узды.

Команда составында үзәге белгечләре Александр Аксаков, Зиннур Шәехов, Виолетта Исакова, Юлия Соловьева, Ринат Миннигалеев, Елена Проскурнина һәм Лия Ромашова керде.

"Җирәбә нәтиҗәләре буенча безнең команда өченче номер астында чыгыш ясады. Һичшиксез, без бик дулкынландык, әмма, шуңа да карамастан, безнең команда лаеклы чыгыш ясады”, – дип билгеләп үтте "Ышаныч" үзәгенең профсоюз оешмасы рәисе Гүзәл Сәйфуллина.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International