23 нче март көнне "Аэлита" психологик хезмәте волонтерлары Алабуга "Яңа йорт" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты карамагындагылар арасында “Яз гүзәле 2017” конкурсы оештырды.
"Иҗат осталыгы конкурсы барлык тамашачыларның күңеленеә хуш килде. Кызлар шигырьләр укыды, әниләр турында җырлар җырлады. Конкурс нәтиҗәләре буенча, жюри әгъзалары катнашучыларга үз номинациясен бирде”, – дип билгеләп үтте психолог Любовь Исаева.