“Бергә булдырачакбыз” проектын тормышка ашыру кысаларында Бөгелмә "Ялкын" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белән берлектә яшүсмерләргә һөнәри юнәлеш бирү эшләрен алып бара.
Шулай итеп, каникуллар вакытында балаларга каз фермасы һәм атлар заводына экскурсияләр оештырылды. Чара барышында балалар кошларны үрчетү һәм тоту үзенчәлекләре турында белде, атлар белән якыннан танышты.