Арча комплекслы үзәгендә тернәкләнүчеләр юлда йөрү кагыйдәләрен искә төшерде

2017 елның 24 марты, җомга

Өлкәннәрнең юлда иминлеген тәэмин иту кысаларында “Мәрхәмәтлеллек узәге”ндә  “Адымнар нык, юллар имин булсын!” дигән тема астында кичә үткәрелде.

Өлкәннәр янына кунакка Арча булеге ЮХИДИ  хезмәткәре полиция өлкән лейтенанты Муллагалиев Ф.И. килде. Үзенең чыгышында ул бүгенге көндә өлкәннәр катнашында юл хәләкәтләренең артуын билгеләп, бу проблеманың бик актуаль булуын ассызыклады. Шулай ук, белгеч яңа законнар, таләпләр белән таныштырды, өлкәннәрне кызыксындырган сорауларына  жавап бирде.

Моннан тыш, өлкәннәр “Зебра” хәм  “Светофор” командаларына буленеп, юлда йөрү кагыйдәләрен белүдә коч сынашты, ребуслар чиште.

“Мондый чаралар өлкәннәрне берләштерә, туплый, психологик климатны уңай якка үзгәртә, үз көчләренә һәм киләчәккә ышаныч  тудыра”, – дип билгеләп үтте үзәк белгече.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International