"Яңа йорт" приюты карамагындагылар тукымага рәсем төшерергә өйрәнде

2017 елның 24 марты, җомга

Кичә, 23 март көнне Алабуга "Яңа йорт" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты карамагындагылар балалар иҗаты үзәгендә тукымага рәсем төшерү буенча мастер-классында булды.

Әлеге чара “Бергә булдырачакбыз” проектын тормышка ашыру кысаларында оештырылды.

Дәрес барышында балалар үз куллары белән панно ясады. Приют белгечләре билгеләп үткәнчә, балалар иҗат үзәге белән хезмәттәшлек дәвам итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International