ТатМохтаҗ гаиләләрдә тәрбияләнүче һәм шул исәптән социаль яктан куркыныч хәлдә булган балалар өчен ТАССР төзелүгә 100 ел тулу уңаеннан чара оештырылды

2017 елның 24 марты, җомга

«2013-2017 елларда балалар мәнфәгатьләрендә эш итү Республика стратегиясе кысаларында» Казан шәһәре халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең Авиатөзелеш районындагы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү булеге белгечләре Татарстан Республикасының Милли музее хезмәткәрләре белән берлектә, ТАССР төзелүгә 100 ел тулу уңаеннан «Яраткан Республикам, минем Татарстаным» дип исемләнгән тематик дәрес уздырды. Чарада социаль ярдәм күрсәтүгә мохтаҗ гаиләләрдә тәрбияләнүче һәм шул исәптән социаль яктан куркыныч хәлдә булган балалар катнашты.

Катнашучылар игътибарына ТР Милли музее эшчәнлеге турында мавыктыргыч презентация тәкъдим ителде. Балалар үзләрен кызыксындырган күп кенә  сорауларга җавап тапты, Казан татарларының XVII—XIX гасырларда ничек киенүләре, нинди бизәнү әйберләре кулланулары, кызыл балчыктан чулмәк ясаулары һ.б. турында белде.

Патриотик һәм әхлакый тәрбия бирүнең мөһим ресурсы буларак, әлеге дәрес балаларга республика тарихын өйрәтүдә зур өлеш кертте. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International