Кайбыч районында Мобиль бригадасы күчмә чара үткәрде

2017 елның 24 марты, җомга

Кайбыч районында Мобиль Бригадасы торак пунктларына чыгышлар үткәрде. Бригада составына гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге социаль педагог һәм социаль эш буенча белгече, "Өмет" комплекслы үзәге белгечләре, балигъ булмаганнар эше буенча вәкилләре, авыл җирлекләре башлыклары керде.

Күчмә чаралар вакытында 13 балалы гаилә һәм 10 өлкән яшьтәге гражданнарның яшәү шартлары тикшерелде. Чара барышында социаль ярдәм чараларын күрсәтү буенча консультацияләр бирелде, балаларны тәрбияләү, укыту буенча хокуклар һәм бурычлар турында мәгълүмат җитркерелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International