Балтач "Наз" комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге социаль педагоглары Карадуган балалар бакчасында сәламәт яшәү рәвешен формалаштыруга юнәлдерелгән дәрес үткәрде.
Балалар белән тәмәке продукциясенең зыяны турында әңгәмә үткәрелде. Шулай ук, дәрес барышында балалар тематик мультфильм карады.
Оештыручылар сүзләренә караганда, балалар дәрес актив катнашты, куелган сорауларга җавап бирде.