Эшсез гражданнарга 50 эш урынына укладчик-упаковщик, 60 эш урынына механик эшләре җыю буенча слесарь, 10 эш урынына эретеп ябыштыручы кебек вакансияләр тәкъдим ителәчәк.
Шунысын да әйтеп узарга кирәк, предприятие хезмәткәрләренә социаль гарантияләр бирелә: медицина хезмәте, шифаханә-курорт белән тәэмин итү, шәхси медицина китабы алуда ярдәм күрсәтелә.
Чара Зәй шәһәре, Нефтьчеләр пр., 37б. адресы буенча сәгать 14:00да үткәрелә.