Наркоманияне профилактикалау һәм сәламәт яшәү рәвеше күнекмәләрен формалаштыру буенча программаны гамәлгә ашыру кысаларында Минзәлә комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль хезмәт күрсәтү бүлеге белгечләре социаль адаптациядә авырлыклар кичергән гаиләләрдән 11 балага "Юность" боз сараена экскурсия оештырды.
Социаль белгеч Александра Рязанова сүзләренчә, чараның максаты булып балигъ булмаганнар арасында язгы каникул вакытында хокук бозуларны профилактикалау торды.
Куркынычсызлык техникасы буенча инструктаж үткәргәннән соң, балигъ булмаганнар тимераякларда шуды.