Республика предприятияләре тоткарланган хезмәт хакы бурычын кайтарды

2017 елның 23 марты, пәнҗешәмбе

Халыкның тормыш дәрәҗәсен арттыру, хезмәт, чит ил хезмәткәрләрен җәлеп итү мәсьәләләре буенча Республика комиссиясе катнашлыгы ярдәмендә эш бирүчеләр хезмәткәрләренә бурычларын кайтаруын дәвам итә.

Шулай итеп, Әгерҗе районы «Строй-Керамика-2» ҖЧҖ 18 хезмәткәренә 383,8 мең сум күләмендә хезмәт хакы бурычын кайтарды.

Шулай ук, Казан шәһәре «Институт «Казгражданпроект» ААҖ 1 хезмәткәренә тоткарланган хезмәт хакын кайтарды. Күләме 331 мең сумны тәшкил иткән.

Билгеләп үтик, вакытында хезмәт хакы түләмәүче оешмалар белән эшчәнлек дәвам итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International