"Шәфкать" тернәкләндерү үзәге белгечләре “кояшлы” балалар белән эшләү алымнары турында фикер алышты

2017 елның 22 марты, чәршәмбе

Халыкара Даун синдромы белән авырган кешеләр көне уңаеннан Кукмара "Шәфкать" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә белгечләр советы утырышы узды.

Әлеге чараның темасы бик актуаль, шуңа үзәк хезмәткәрләренә дә якын, чөнки, Кукмара районында 11 Даун синдромы белән авырган бала яши, алар барысы тернәкләндерү үзәгенә йөри. Чара барышында һәр белгеч Даун синдромы белән авырган балалар белән эшләү алымнары, формалары турында сөйләп узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International