Бүген Түбән Кама халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең Кама Аланы бүлегендә "Союз-Агро" ҖЧҖ вәкилләре катнашында вакантлы эш урыннары ярминкәсе узды.
Эш эзләүчеләргә ясалма орлыкландыру буенча оператор, электромонтер, агроном, шәфкать туташы, слесарь, машина белән сыер саву операторы, терлекче кебек вакантлы эш урыннары тәкъдим ителде
Ярминкәгә 8 кеше килде, барысы да консультация хезмәте алды.