Минзәлә комплекслы үзәге белгечләре хокукый яктырту белән шөгыльләнә

2017 елның 22 марты, чәршәмбе

"Бала хокуклары" технологиясен тормышка ашыру кысаларында Минзәлә халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре "Бала хокуклары" тренинг элементлары белән төркемле дәрес үткәрде.

Чараның кереш өлешендә психолог Наталия Кудряшова "Эмпатия" күнегүе үткәрде. Дәреснең төп өлешендә исә социаль педагог Ольга Бывальцева бала хокуклары турындагы Конвенция нигезләмәләре белән таныштырды.

Чара ахырында балалар һәр кеше үз хокуклары һәм бурычлары турында белергә тиешлеген аңлады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International