2017 нчы елның 21 нче март көненә Казан шәһәре халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә рәсми рәвештә 4589 эшсез кеше теркәлгән. Бу үткән атна белән чагыштырганда 110 кешегә азрак.
Шулай ук, Яр Чаллы, Яшел Үзән, Алабуга, Кама Аланы һәм Менделеевскта эшсезләр саны кимегән. Соңгы мәгълүматларга килгәндә, әлеге моношәһәрләрнең халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләрендә 1636, 667, 484, 344 һәм 109 эшсез граждан теркәлгән.
Моның белән беррәтән, Түбән Кама һәм Чистайда рәсми рәвештә теркәлгән эшсезләр саны арткан.